Депутатлар Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән Татарстан Премьер-министры урынбасарлары кандидатураларын хуплады. Карар бүген ТР Дәүләт Советының 12нче утырышында кабул ителде.
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары вазифасына Рөстәм Нигъмәтуллинның кандидатурасы расланды.
Татарстан Премьер-министры урынбасарлары ваифасына Васил Шәйхразиев, Ләйлә Фазлыева һәм Роман Шәйхетдиновның кандидатуралары хупланды.
Шамил Гафаров Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе вазифасын саклап калды.
Олег Коробченко Татарстан Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры, Марат Җәббаров Татарстан Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры вазифаларына хупланды.
Равил Әхмәтшин Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле вазифасында эшләвен дәвам итәчәк.
Моннан тыш, ТР яшьләр эшләре министры вазифасын башкарган Ринат Садыйков республика шефлыгындагы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрен торгызу эшенә кураторлык итүче Татарстан Премьер-министры урынбасары итеп билгеләнде. Моңа кадәр әлеге вазифаны Фәнил Әһлиуллин башкара иде.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t. me/iatatarinform
Свежие комментарии