На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Җырчы Гөлүс Хәбибрахманов: Композиторлар бөтен җырчыларны да тигез күрсеннәр иде

Җырчы Гөлүс Хәбибрахманов сүзләренчә, ул инде күптән татар эстрадасында үз исемен булдыру турында хыяллана. Ләкин татар эстрадасында беренче адымнарын ясаучы җырчыларга хәзер кыен дигән фикерен белдерә ул.

- Татар эстрадасында беренче адымнарын ясаучы җырчыларга кыен хәзер. Әлбәттә, һәрберебез хит эзли, иң шәп җыр күзли.

Әмма әле таныла башлаган гына артист мондый җырны эләктерә алмый, чөнки композиторлар, җыр язучылар хит була алырлык материалны «топовый»ларга бирәләр дә куялар. Ә танылып килүчеләр шәүлә булып артта тик тора. Безнең ишеләргә җырларның бик камил булмаганнарын гына чүплисе кала.

Композиторлар бөтен җырчыларны да тигез күрсеннәр иде. Кайбер вакытта җыр җибәрәләр дә, син аны сайлап, «бронирую» дигәнче, башка җырчы сатып алган була инде. Шәп җыр ишетсәң дә, шул ук мизгелдә аны сатып алырлык мөмкинлегең булмаска мөмкин бит. Ә композиторга сатарга кирәк, шуңа күрә ул синең төгәл җавабыңны көтеп тә тормый. Шуңа күрә әйтергә теләгән фикерем бер: композиторлар акча эшләү турында гына уйламасыннар иде, – ди ул.

Гөлүс Хәбибрахманов белән «Интертат» сайты өчен Алинә Айдарова сөйләшкән.

  • Гөлүс Хәбибрахманов: «Композиторлар акча эшләү турында гына уйламасыннар иде»

 

Ссылка на первоисточник
наверх