На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Алабугада модельле китапханә ачылды

Алабуга шәһәренең А.С.Пушкин исемендәге үзәк китапханәсендә модельле китапханә ачу тантанасы булды. Проект кысаларында бинаның икенче каты «Детский читай-мир» дөньясына әверелде. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Матур, якты, оригиналь стеллажлар һәм китап киштәләре биредә интерактив такталар һәм панельләр белән янәшә тора, аларда видео карарга һәм рәсем ясарга мөмкин.

Өстәлләрнең берсе артында балалар «Өченче планета сере» китабы буенча эшләнмәләр ясады. Икенче өстәл артында — тимер юл һәм өстәл уеннары белән уйнадылар. Шунда ук зур курчак йорты урнашкан. Кызыксынган кешеләр виртуаль чынбарлык күзлеген киеп, Енисей һәм башка урыннар буенча сәяхәт ясый, яки интерактив глобус әйләндерә алды.

Ә китапларны һәм комиксларны уңайлы гамак-кәнәфиләрдә утырып укырга мөмкин. Сүз уңаеннан, китапханә заманча компьютер технологияләре һәм интерактив сервислар белән тулыланды, моннан тыш, биредә китап фонды да яңарды. 13 нәшрияттан 11 мең яңа мавыктыргыч китап үз укучыларын көтә. Сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен барлык шартлар тудырылган.

С.Романовский исемендәге әдәби кунакханәдә балалар җирле пейзажларны төшерде. Моның өчен биредә дистәләгән мольберт куелган. Янәшәдә Интеллект-үзәк һәм узган гасыр экспонатлары: язу машинасы, беренче телевизорларның берсе, пленкалы кинокамера, пионер атрибутикасы булган зал урнашкан.

 

Ссылка на первоисточник
наверх