На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Актанышта яшәүче күп балалы ана Илиза Тимирова «Ана даны» медаленә лаек булды

Бүген 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика районнарыннан килгән күп балалы сигез анага «Ана даны» медален тапшырды. Алар арасында Актаныштан күп балалы ана Илиза Тимирова да бар. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Ул биш балага гомер биргән игелекле ана.

Ире Рузил белән, кыз, улларына (икесе игезәк кыз) күркәм тәрбия биреп, ислам дине кануннары буенча яшәүче матур гаилә.

Тимировлар икесе дә Актанышның икенче мәктәбендә эшли - Илиза лаборант, Рузил физкультура укытучысы.

«Илиза Марат кызын «Ана даны» медале белән бүләкләнүе уңаеннан чын күңелдән котлыйбыз. Гаиләгез имин һәм матур булсын, сезгә саулык-сәламәтлек, зур уңышлар, тынычлык телибез», - диелгән хәбрәдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх