На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...

Түбән Кама Бөтенроссия эстафетасы кысаларында Җиңү байрагының күчермәсен кабул итәчәк

Бер атнадан, 14 апрельдә, Түбән Камада «Безнең Бөек Җиңү» Бөтенроссия патриотик акциясе кысаларында тантаналы чара уза. Шәһәр Казаннан эстафетаны кабул итеп алачак һәм акциянең чираттагы катнашучысы булачак, аның кысаларында Җиңү байрагының зурайтылган күчермәсен тапшыру ниятләнә. Татарстанның Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Александр Умников эшлекле дүшәмбедә шул хакта хәбәр итте.

Байракны тапшыру тантанасы Мәңгелек ут янында 20.00 сәгатьтә узачак. Докладчы барлык халыкны истәлекле вакыйгада катнашырга өндәде: «Бу буыннан-буынга күчү һәм хәтернең мөһим билгесе. Түбән Кама халкын кичен Мәңгелек ут янына килергә һәм әлеге Бөтенроссия акциясенең бер өлеше булырга чакырабыз», - диде ул.

«Безнең бөек Җиңү» акциясе ел саен үткәрелә һәм Россиянең дистәләгән шәһәрен колачлый. 1945 елның маенда Рейхстагка кадалган байрак күчермәсе аның символик үзәгенә әверелә. Акциядә катнашучы һәр шәһәр Бөек Ватан сугышы геройларын хөрмәтли һәм һәлак булганнарны кадерләп искә ала.

Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.

Ссылка на первоисточник
наверх