На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Мәскәү өстендә һава юлы ябылу сәбәпле, берничә самолет ашыгыч рәвештә Казанда утырды

Бүген Мәскәү төбәгендә чикләүләр кертелү сәбәпле, Баку, Ош, Ереван, Новокузнецк самолетлары, шулай ук Омскидан өч рейс Казан аэропортына запас аэродромга китерелде. Бу хакта Казан аэропорты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«11 март көнне 05.25 сәгатьтән 08.40 сәгатькә кадәр, башкала төбәгендә һава киңлеген куллануның вакытлыча чикләүләренә бәйле рәвештә, «Казан» халыкара аэропортына запас аэродромга Баку, Ош, Ереван, шулай ук Новокузнецк һәм Омскидан 3 самолет килде», – диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх