На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Данил Салихов Биектау районының Алан-Бәксәр авылына имам итеп билгеләнгән

2016-2021 елларда Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе булган Данил Салихов Биектау районы Алан-Бәксәр авылына имам итеп билгеләнгән. Бу хакта авыл Советы башлыгы Зөһрә Гарифуллина хәбәр итте.

«Мәчетебез элек медпункт бинасы иде. Әмма колхоз таркалгач, аны баланстан алып, үзгәртеп кордык. Хәзерге вакытта үзебезнең имамыбыз бар – Татарстан Язучылар берлегенең элекке рәисе Данил абый Салихов», – диде ул.

Шулай ук Зөһрә Гарифуллина авыл җирлеге белән таныштырды. «Безнең Алан-Бәксәр авыл җирлеге 5 авылны берләштерә: Алан-Бәксәр, Алат спиртзаводы, Гәр, Әсән, Шөмлән авыллары керә. Әсән – татар авылы булган. Узган гасырның 80 нче елларында, юлсызлык, эшсезлек булганга һәм су булмаганга, кешеләргә колхоз фатирларына күчәргә кушканнар. Һәм күпмеседер Алан-Бәксәргә, кайсыларыдыр Казанга китеп барган. Шуңа күрә рус халкы яшәгән Алан-Бәксәр авылы татар авылына әйләнгән. Бездә социаль объектлар, инфраструктура бар. Интернатлы мәктәп бар. Клуб, аның эчендә китапханә бар. Мәдәният йорты 1950 елларда салынган агач бинада урнашкан, иске», – дип сөйләде ул.

Әңгәмәдәш, авыл клубы кино һәм клип төшерүчеләрне кызыксындыруын билгеләде. Болай яңа клуб өчен проектлар ясалган инде, киләсе елга, бәлки, программага керербез. Ләкин әле иске клубыбыз белән кино, клип төшерүчеләрне җәлеп итәбез. Җырчы Ришат Төхвәтуллинның «Бер гомер арасы» җырына клиптагы биюләр безнең клубта төшерелде. Аннан соң «Завклуб» дигән фильм төшерделәр. Әле күптән түгел генә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына «Танкист» дип аталган кино төшерделәр. Шуннан Азат Фазлыев клип төшереп китте. Әле менә яңарак кына Санкт-Петербургтан шалтыраттылар, июньдә киләбез, диләр.

Сусаклагыч төзелгәч, су астында калган авыллар хакында фильм төшерәчәкләр», – диде ул.

  • Алан-Бәксәр җирлегендә 600гә якын кеше яши, Алан-Бәксәрнең үзендә – 320 чамасы.

 

Ссылка на первоисточник
наверх