На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Әтнәдә татарча шигырь һәм азан бәйгесе булачак

Әтнәдә татарча шигырь һәм азан бәйгесе булачак. Бу хакта «Әтнә таңнары» газетасы яза.

Атна башында Олы Әтнә мәчетендә район имамнары җыелышы узды. Биредә алда торган чаралар буенча фикер алышынды.

17 ноябрь көнне иртәнге сәгать 9.00да туган тел кулланышын үстерү һәм яшь буынны дингә тарту максатыннан дини темадагы шигырьләр сөйләү бәйгесе уза.

Башта бәйгенең җирле этабы авыл мәхәлләләрендә үтә. Теләге булган балаларга авыл имамнарына мөрәҗәгать итү кирәк.

Ә декабрь ае урталарында азан әйтү бәйгесе узачак. Бу очракта да теләүчеләргә башта авыл мәхәлләләренә әйтү шарт, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх