Быел Татарстанда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан 15 тонна гошер садакасы таратылачак. Бу хакта «Зәкят» хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов сөйләде.
«Соңгы елларда без 15 тонна гошер садакасы таратырга тырышабыз, бу ел саен сентябрь-октябрь айларына туры килә.
Әлеге ярдәмне алучылар күбесенчә ялгыз картлар, авыру, тулы булмаган һәм күп балалы гаиләләр. Бу ярдәмне районнарыбыздагы имам-мөхтәсибләребез халыктан туплап җибәрә, әлеге эштә катнашкан һәркемгә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез», – диде ул.«Зәкят» хәйрия фонды Татарстанда 1998 елдан бирле эшли. Фонд ел әйләнәсендә мохтаҗларга ярдәм күрсәтә – монда ризык, кирәк-яраклар белән тәэмин итәләр, тукландыру корпуслары эшли, акчалата ярдәм дә алырга була.
«Хәйриячелек безнең көндәлек эшебез. Иң төп юнәлешебез әлбәттә акчалата ярдәм, бик күп фондлар баш тарткан авыру балаларга ярдәм итәбез. Икенче юнәлешебез – мохтаҗ катламнарны азык-төлек белән тәэмин итү. Ул көз айларында гошер садакасы – яшелчәләр, җиләк-җимешләр тарату. Шулай ук атнасына 3 тапкыр мохтаҗларга, сукбайларга, картлар йортында яшәүчеләргә хәләл ризыклар тәкъдим итәбез», – диде фонд директоры.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Булат Мәрданов ярдәм аерым вакытта гына түгел, ел әйләнәсендә күрсәтелүен искәртте.
«Ел дәвамында корбан итләре кабул итәбез, чөнки корбан ул билгеле булганча корбан гаете көннәрендә генә түгел, ел дәвамында китерелә ала. Бала туу уңаеннан гакыйка корбаны, шөкер корбаны, нәзер корбаны дигән әйберләр бар.
Ярдәм итәргә теләүчеләр безгә һәрвакыт мөрәҗәгать итә ала. Без барлык ярдәмне дә кабул итәбез», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.- Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗларга чираттагы гошерне таратты. 3 тоннадан артык садака Казанның 100 аз керемле һәм күп балалы, балалары авыру, тулы булмаган гаиләләргә, ялгыз өлкәннәргә өләшенде.
-
Хәйрия кампаниясендә катнашырга яки азык-төлек ярдәме алырга теләүче казанлылар фондка (843) 225-33-22 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии