Палестина Президенты Мәхмүд Аббас Казанда узачак БРИКС саммитында катнаша. Россия тышкы эшләр министры урынбасары Сергей Рябков «Известия» газетасына шулай дип белдерде.
«Аббасның чакыруы бар, ул аны кабул итте һәм Казанга киләчәк», – дип искәртте Рябков.
БРИКС саммиты Татарстан башкаласында 22-24 октябрьдә уза.
30дан артык ил лидерына, чарага чакырып, чакыру җибәрелде. Саммитта берләшмәне киңәйтү мөмкинлекләре хакында фикер алышырлар дип көтелә.
Свежие комментарии