На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Түбән Камада 13 туй һәм елның 500нче пары теркәлде

2024 елның 24 июне 13 пар өчен үзенчәлекле көн булды. Нәкъ менә шушы матур көнне алар Түбән Кама ЗАГСында мөнәсәбәтләрен законлаштырдылар. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Никахлашу сарае белгечләре билгеләп үткәнчә, июнь традицион рәвештә туй тантаналарын үткәрү өчен иң популяр ай булып санала.

Халык сынамышлары буенча, июнь аенда барлыкка килгән гаилә озак һәм бәхетле булырга вәгъдә итә.

Моннан тыш, ЗАГСта агымдагы елның 500нче пары теркәлде. Алинә һәм Ринас Хисамиевлар гаиләсе барлыкка килде. Тантаналы шартларда белгечләр яшь ир белән хатынга никахлашу турында таныклык һәм истәлекле бүләк тапшырды.

 

Ссылка на первоисточник
наверх