На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Әлмәттә Бөек Ватан сугышында катнашучыларның портретлары төшерелгән баннерлар куелды

Әлмәт урамнарында Бөек Ватан сугышында катнашучыларның портретлары төшерелгән баннерлар пәйда булды. Ленин, Герцен, Әминов, Совет урамнарында һәм Төзүчеләр проспектында Җиңү яулаган һәм тормышлары Әлмәт белән бәйле кешеләрнең йөзләрен күрергә мөмкин. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.

Ветераннар портретлары төшерелгән баннерлар мөмкин кадәр күбрәк халыкны колачлау һәм җиңүчеләр буынының батырлыгы турында искә төшерү өчен шәһәрнең берничә ноктасында урнаштырылган.

Алар арасында Соколов Анатолий Михайлович, Федотов Николай Афанасьевич, Сабирова Миңниса Мифтаховна һәм Березова Людмила Даниловна бар.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү алдыннан бу инициатива район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова ярдәме белән мөмкин булды.

 

Ссылка на первоисточник
наверх