Татарстанда 24-31 мартта ике төрле маркалы бензин бәясе арткан. Бу Татарстанстат мәгълүматларыннан билгеле булды.
Премиаль маркалы бензин (АИ-98 һәм аннан югарырак) бәясе бер атнада 0,13 процентка – бер литры өчен 80,78 сумнан 80,89 сумга кадәр арткан. АИ-95 маркалы бензин 0,03 процентка – бер литры өчен 56,96 сумнан 56,98 сумга кадәр кыйммәтләнгән.
Шул ук вакытта АИ-92 маркалы бензин бәясе үзгәрешсез калган – бер литры өчен 52,95 сум. Дизель ягулыгы исә 0,04 процентка, бер литры өчен 64,94 сумнан 64,92 сумга кадәр арзанайган.
Свежие комментарии