30 мартта Чаллыда 18 яшькә кадәрге үсмерләр арасында дзюдо буенча Беренче команда турниры булды. Ул Татарстан Республикасының атказанган тренеры Алмас Заһретдинов истәлегенә багышланды.
Ярышларда Татарстанның Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Менделеевск, Алабуга һәм Чистай шәһәрләреннән сигез команда чыгыш ясады.

Фото: © "Татар-информ"
Чарада күпсанлы мактаулы кунаклар, шул исәптән Сирень Галиәкбәров, Раил Моратшин, Ленар Гайниев, Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, Николай Швейкин, Алексей Ваничков, Александр Даренков, Айдар Галиев, Артур Зиннуров, Динар Шакирҗанов һәм Андрей Бажитов катнашты.

Фото: © "Татар-информ"
Нәтиҗәдә, түбәндәге командалар беренче өчлеккә керде:
1 урын - «Чаллы 1»
2 урын - Казан «Батыр»
3 урын - «Чаллы 2»
Шулай ук «иң яхшы техника» өчен Рәмис Әминов (-55 кг) һәм Арсений Ширканов (-90 кг), «тиз ыргыткан» өчен Рафаэль Мөхәммәтшин, ә «җиңүгә омтылыш» өчен Азамат Галанкин бүләкләнде.
Свежие комментарии