2029 елга Казанда мәшгульләр саны 49 мең кешегә диярлек артырга мөмкин. Татарстан башкаласының Мәшгульлек үзәге директоры Тимур Муллин эшлекле дүшәмбедә 2024 елда расланган кадрларга ихтыяҗны бәяләү буенча бердәм федераль методикага сылтама ясап шундый фараз китерде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Александра Давыдова яза.
Ул әлеге фаразның, демография һәм хезмәт җитештерүчәнлеген дә кертеп, статистика, эш бирүчеләрне сораштыру һәм макроикътисади күрсәткечләрне анализлау нигезендә төзелүен аңлатты.
Икътисадны үстерү өчен кирәкле хезмәткәрләргә гомуми ихтыяҗ гына түгел, ә пенсиягә китүчеләрне алыштыру өчен кирәк булачак кадрлар саны да исәпкә алына.Тимур Муллин сүзләренчә, административ һәм өстәмә хезмәт күрсәтү, эшкәртү сәнәгате һәм сәламәтлек саклау өлкәләрендә мәшгульләр санының сизелерлек артуы көтелә. Ә менә сәүдә һәм күчемсез милек белән бәйле операцияләрдә хезмәткәрләр санының кимүе фаразлана.
2029 елга Казанда мәшгульләр саны фаразлар буенча 2,9 миллион кеше тәшкил итәчәк. Хәзер бу күрсәткеч 2,4 миллионга тигез.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии