28 мартта 13.00 сәгатьтә Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «Мин татарча укыйм!» дип аталган муниципаль бәйге үткәрелә. Бу хакта китапханәнең ВКонтактедагы төркемендә хәбәр ителә, дип яза http://nkamsk-rt.ru/ .
Әлеге конкурс татар теленә һәм татар әдәбиятына битараф булмаучыларны бергә очраштырып, әдәби әсәрләрдән өзекләр укып, китапларга кызыксыну уяту максатыннан оештырыла.
Бәйге Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан сугыш темасын яктырткан язучылар иҗатына багышлана. Катнашучыларга I турда лирик әсәр, II турда проза әсәре, III турда драма әсәрләреннән өзек тәкъдим ителәчәк.
Белешмә өчен телефон: 8(8555)39-93-83.
Свежие комментарии