На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Рөстәм Миңнеханов «Боздаг Фильм» Директорлар советы рәисе Мәхмәт Боздаг белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Боздаг Фильм» Директорлар советы рәисе Мәхмәт Боздаг (Төркия) белән очрашты. ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты. Бу турыда Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Яклар кинематограф өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре, уртак проектларны гамәлгә ашыру перспективалары турында фикер алыштылар.

«Татаркино» ел саен, Төркиянең Казандагы Генераль консуллыгы белән берлектә, Төрек киносы көннәрен үткәрә. 2024 елда алар 3 июньнән 7 июньгә кадәр узды.

Моннан тыш, төрек режиссерларының фильмнары ел саен «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестиваленең конкурс һәм конкурстан тыш программаларында катнаша. Әйтик, 2017 елда кинофестивальнең гран-приына төрек режиссеры Мостафа Караның «Холод Каландра» фильмы лаек булды, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх