На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Рифкатъ Миңнеханов: Татарстанда башка милләт вәкилләренә толерантлык 90 проценттан югары

Татарстанда башка милләт вәкилләренә карата толерантлык дәрәҗәсе 90 проценттан артып китә. ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов конференциядә галимнәрнең социологик тикшеренүләре мәгълүматларын әйтте. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.

«Бу бик яхшы күрсәткеч дип саныйм.

Безнең төбәктә милләтара мөнәсәбәтләргә, милли тиңдәшлеккә, патриотлык хисе тәрбияләүгә, телне һәм мәдәниятне саклап калуга акцент ясалган», - дип белдерде ТР Фәннәр академиясе президенты.

Казанда бүген «РФ төбәкләрендә этносоциаль һәм этномәдәни процессларны җайга салуның уңай тәҗрибәсе» VI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе ачылды. Форум Татарстан башкаласында 2014 елдан бирле алтынчы тапкыр уздырыла һәм ике көн дәвам итәчәк.

Рифкать Миңнеханов билгеләп үткәнчә, конференциядә каралачак мәсьәләләр дәүләт дәрәҗәсендә билгеләнгән. 2022 елда РФ Президенты Владимир Путин Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту буенча дәүләт сәясәте нигезләрен раслау турындагы карарны имзалады, дип искәртте ул.

«Документта Россия җәмгыятенең нигезен традицион кыйммәтләр - гражданлык, патриотлык, Ватанга хезмәт итү һәм аның язмышы өчен җаваплылык, халыклар бердәмлеге тәшкил итә диелә. Бүген бу безнең эшнең төп юнәлеше дип уйлыйм», - диде спикер.

Миңнеханов конференция нәтиҗәләре буенча гадәттәгечә резолюция түгел, ә йөкләмәләр беркетмәсен кабул итәргә тәкъдим итте. «Киләсе конференциядә нәтиҗәләр ясар өчен билгеле бер тәкъдимнәр, җаваплы башкаручы, башкару сроклары булсын», - диде ул.

Ссылка на первоисточник
наверх