На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

«Татмедиа»да эшләүчеләрнең балалары өчен Белем бәйрәме булды

«Татмедиа» республика агентлыгында эшләүчеләрнең балалары өчен Белем бәйрәме булды. «Татмедиа»да үткәрелгән бәйрәмдә быел беренче класска баручы балаларны котлап, мәктәп кирәк-яраклары белән портфель бүләк иттеләр.

Балаларны һәм аларның әти-әниләрен «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев котлады.

«Бүген шундый матур чара. Үземнең балалардан олысы мәктәпне бетереп чыкты, инде уртанчы малай бетерә.

Кызыклы вакыт, ул бик тиз уза икән. Бу юлны балаларыгыз матур итеп узсын, сезгә шатлык китерсеннәр, кызыксынып укысыннар. Яңа белемнәр алып, кайтып сөйләсеннәр. Барыгызны да котлыйм», – диде ул.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков «Татмедиа»да эшләүчеләрнең балаларына зур игътибар бирелүен билгеләп узды.

«Хезмәткәрләребезне балалары белән бергә күрү – безнең өчен икеләтә шатлык. Сезнең балаларыгыз да кызыксына. Без ел саен мәктәпкә баручыларга портфель тапшыруга зур игътибар бирәбез. Яңа елга да ел да бүләкләр бирәбез. Безнең өчен балаларыгызның сезнең кайда эшләвегезне белүләре, ничек сезне кадерләвебезне һәм хөрмәт итүебезне белүләре бик мөһим», – диде Шамил Садыйков.

Бәйрәмдә балалар төрле уеннарда катнашты. Шулай ук, алар өчен «Салаватиклар» төркеме чыгыш ясады.

 

Ссылка на первоисточник
наверх