Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Айрат Гатауллинны кабат республиканың Төркиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле итеп билгеләде. Бу карар хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыкты.
Документ нигезендә Айрат Гатауллин вазифаларын 5 октябрьдә башкарырга керешәчәк һәм киләсе өч ел дәвамында шул урынында эшләячәк.
Ул 2016 елның октябреннән Төркиядә Татарстан мәнфәгатьләрен яклый. Моңа кадәр дүрт ел дәвамында Гатауллин республиканың Анкарадагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары булып эшләгән.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии