«Чаллы Яр» мәчетендә якыннары махсус хәрби операциядә катнашкан, һәлак булган хәрбиләрнең якыннары өчен ифтар мәҗлесе узды. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Сәрия Гарипова яза.
Мул табынлы залга алтмышка якын кеше җыелган иде. Күпчелеге – шәригать кушканча, тыйнак киенгән, сабырлыклары күзләрендә чагылган әниләр.
Сурия Хафизованың улы Радик автобус йөртүче булып эшләгән, мобилизациянең соңгы көнендә 2022 елның 28нче октябрендә чакырылган һәм 2023 елның 5нче декабрендә Белгород өлкәсендәге бәрелештә һәлак булган.Нәсимә Гайнетдинованың улы Айрат Миңнедөлфәт улы контракт буенча хезмәткә китеп, 2022нче елның сентябрендә Новая Каховкада вафат булган. 2023нче елны аңа үлгәннән соң «Батырлык» ордены тапшырылган.
Чаллының имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфулла хәрбиләргә дә аларның якыннарына да килгән авырлык, сынауларны үтүнең юлы бер – сабырлык икәнен сөйләде. Чөнки түзә белүнең әҗере бар. Ул хәрбиләр өчен һәрвакыт догада булырга чакырды.
Ифтар мәҗлесендә Тукай районнынан киткән ир-егетләрнең әниләре дә бар иде. Калмаш авылыннан Роза Мингалимова солдатларга багышлап дога кылгач, яралары яңаруын әйтте.
Аерым өстәлдә 4-5 әти кеше дә утырды. Газимов Вәлирахман абыйның мондый чарага беренче килүе икән. Аның улы Айдар 2 ел хәрби операциядә катнашканнан соң, икенче тапкыр яралангач, комиссовать ителгән, хәрби хезмәткә вакытлыча яраклы булмау сәбәпле, Чаллыда дәвалана.
Чараны оештыручы – «Чаллы Яр» мәчете имамы Илдар хәзрәт Зияров.
Чаллы башкарма комитеты башлыгы Фәрит Сәләхов Илдар хәзрәткә шәһәрдә Ислам динен үстерүгә керткән өлеше өчен һәм 60 яшь тулу уңаеннан шәһәр мэрының Мактау грамотасын тапшырды.
Свежие комментарии