Дача участогында наркотиклы һәм зарарлы үсемлекләр үстерү тыела. Бу хакта «Татар-информ " га адвокат Дмитрий Аграновский сөйләде.
РФ Хөкүмәтенең 934 нче карары нигезендә дача кишәрлекләрендә үсемлекләрнең түбәндәге төрләрен үстерү тыела::
– банистериопсис каапи;
- гармал;
- зәңгәр лотос;
- составында псилоцибин һәм (яки) псилоцин булган теләсә нинди төрдәге гөмбәләр;
- кабреран диплоптерисы;
- ибога;
– өч төсле ипомея;
- мескалинлы кактус һәм мескалинлы башка төр кактуслар;
- кокаин куагы;
- киндер;
- мәк;
- мимоза хостилис;
- митрагина;
- яшел психотрия;
- Гавай Розасы;
- калкансыман турбина;
- күрәзәчеләр шалфее;
- эфедра.
Мондый үсемлекләрне үстергән өчен административ җаваплылык каралган.
Ләкин әгәр дә бу зур күләмдә бара икән, дача участогы милекчесенә җинаять җәзасы да яный ала.
Свежие комментарии