На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • YYYYYYY XXXXXXX
    Где перевод?«Минем тавыш» фор...
  • Наталья Сапунова
    А почему оттуда вещают на татарском языке.Оооочень интересно????!!Рөстәм Миңнеханов...
  • Comandor
    Для кого написано?Миңнеханов Чистай...

Юнармияче Диана Гурьянова: Гаилә – кеше тормышында иң мөһим әйбер

Казанда үткән Шәҗәрә бәйрәмендә Усад мәктәбенең юнармиячеләр отряды командиры Диана Гурьянова, юнармиячеләрнең ниләр белән мәшгуль булуын, гаиләнең кеше тормышындагы роле турында фикерләрен әйтте.

«Без үзебезнең өчъяклы стендта РФ Гаилә елына багышланган республикакүләм бәйгеләрдә катнашучыларның иҗат эшләре булган иншаларын, фотосурәтләрен һәм шәҗәрәләрен тәкъдим итттек.

Һәр теләгән кеше алар арасыннан күңеленә хуш килгәне өчен биредә үк тавыш бирә ала. Без, юнармиячеләр, гаилә – кеше тормышында иң мөһим әйбер, дип саныйбыз», – диде Диана Гурьянова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Диана Гурьянова әйтүенчә, алар сыйныфлары белән юнармиячеләр сафында. «Юнармиячеләр – чын ватанпәрвәрләр. Күпсанлы патриотик чараларда катнашабыз, бик күп тапкыр мәктәбебездән махсус хәрби операциядә булган солдатларга гуманитар ярдәм җыюда да катнаштык. Без шулай ук маршировкалар ясыйбыз, парадларда, төрле конкурсларда актив катнашабыз», – дип сөйләде ул.

Алар билгеләвенчә, юнармиячеләр булу – үзе бер горурлык.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх