Лениногорск Мәшгульлек үзәге «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында «Россиядә эш. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсенең федераль этабын үткәрделәр. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.
Тугыз эш бирүче эш эзләүчеләргә 89 вакансия тәкъдим итте.
Вакансияләр ярминкәсенә 52 лениногорскилы килде, шуның 32се – эшсез гражданнар, 20се – эш эзләүчеләр.
«Алар белән һөнәри юнәлеш буенча тест уздырдык, карьера үсеше буенча тәкъдимнәр әйттек. Иң мөһиме: 10 кеше эшкә юллама алып китте», - ди Лениногорск Мәшгульлек үзәге директоры Лилия Шаһиева.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии