Төмән өлкәсе туристик потенциалы ягыннан Татарстанга тигезләшә. Төмән өлкәсенең «Инвестиция агентлыгы» фонды генераль директоры Николай Пуртов II «РОСТКИ: Россия һәм Китай – ике якка да файдалы хезмәттәшлек» форумында журналистларга шулай дип белдерде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.
«Татарстан үзенең мәдәни һәм рухи мирасы буенча да, сәнәгать күзлегеннән дә Төмән өлкәсенә якын.
Республикада нефть-газ сәнәгате, нефть химиясе үсеш кичерә. Бездә дә шулай ук. Биредә уртак перспективалар күзгә ташланып тора. Инвесторларыбыз «Казан Экспо»дагы форум күргәзмәсендә катнаша. Безгә керүче Кытай инвесторларына Татарстан да кызыклы. Без төбәкләр буларак биредә үзара хезмәттәшлек итә алабыз», - диде Пуртов.Ул Төмән өлкәсенең туризм линиясе буенча да Кытай белән хезмәттәшлекне үстерергә ниятләвен әйтте. «Татарстаннан аермалы буларак, бүген бездә туристлык агымы чикләнгән. Чөнки безнең Кытай белән туры авиаэлемтә юк», - дип искәртте фонд директоры.
Әмма, аның сүзләренчә, Төмән өлкәсендә Кытай туристлары өчен «Мәскәү плюс» программасы әзерләнгән. Кытай туристлары Мәскәүгә килеп, шуннан самолетта Төмәнгә оча ала. «Туристларның безгә өч көнгә килү мөмкинлеге бар. Бездә мәдәни, танып белү һәм рекреация юнәлешләрендәге махсус туристик маршрутлар гамәлдә», - дип искәртте Пуртов.
Ул билгеләп үткәнчә, Төмән өлкәсе – «Кытай өчен ачылып килүче төбәк». Узган ел ике арадагы товар әйләнеше 700 миллион долларга якын тәшкил иткән. «Ул быел да шул ук дәрәҗәдә. Бераз үсеш булыр дип уйлыйм. Бездә Кытай студентларының саны арта. Узган ел алар 99 иде, бүген инде 130 студент белем ала», - диде фонд директоры.
Пуртов шулай ук Төмән өлкәсенең Кытайның «Тайхэ Шэньси» дәүләт корпорациясе белән инвестицион меморандум имзалавы хакында хәбәр итте. Документ нигезендә, компания нефть-газ торбалары һәм җиһазлар җитештерү өчен әлеге төбәкнең икътисадына 100 миллионнан артык юань инвестицияләргә ниятли.
Свежие комментарии