Кариев театры декабрьдә узасы «Һөнәр» яшь режиссура фестиваленең киләчәге турында яздан ук уйлана башлады. Шул уңайдан Кариев театрына якын театраль җәмәгатьчелек фестиваль турында сөйләшү өчен җыелды. Чарада «Татар-информ» хәбәрчесе Рузилә Мөхәммәтова да катнашты һәм үз фикерләре белән уртаклашты.
«Кариев театры – татар театры, дәүләт аңа татарча эшләү өчен бюджет акчасы бирә.
Ә монда әкрен генә «татар режиссурасы» сүзе дә төшеп калган. Килсен Россиянең иң яхшы спектакльләре хедлайнер буларак. Ләкин без беренче чиратта татар театрларында үзебезнең егетләр-кызлар куйган спектакльләрне күрсәтергә тиешбез дип саныйм.Акчаны читтән чакырылган режиссерларга өләшеп ятканчы, үзебезнекеләрне әзерлик. Фестивальдә үзебезнең театрлардагы артистлар куйган дебютларны күрсәтик. Килеп куйганнарныкын күрсәтеп мактанып утырудан ни файда?!
Яшь күрсәткечен дә бөтенләй алып ташларга кирәк. Яшькә бәйле булмаска! Тәкъдим ителгән әсәрнең дебют булуы әһәмиятле», – ди ул.
- «Һөнәр» фестивале: акча барында «даһилар» килә, акча бетсә, үзебезгә кала
Свежие комментарии