Лениногорскида беренче тапкыр «Ризаэддин Фәхреддин мирасы» интеллектуаль бәйгесе узды. Әлеге чара танылган галим һәм дин эшлеклесе Ризаэддин Фәхреддин эшләгән һәм иҗат иткән Түбән Чыршылы авылы мәчетендә үтте. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйгедә районның 12 авылыннан командалар катнашты – алар галимнең иҗаты, эшчәнлеге, китаплары, тормыш юлы һәм мирасы турында сорауларга җавап биреп ярыштылар.
Лениногорск мөхтәсибәте мондый конкурсны киләсе елда да үткәрәрергә ниятли, диелә хәбәрдә
Лениногорскида «Ризаэддин Фәхреддин мирасы» бәйгесе узды
Свежие комментарии