На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Чаллыда Татарстан ЗАГСының элеккеге башлыгы тоткарланган

Чаллыда Татарстан ЗАГС идарәсенең элеккеге башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина тоткарланган. Бу вакыйга әлеге ведомство җитәкчелегенә карата үткәрелә торган тикшерү эшенең дәвамы булды, дип хәбәр итә РБК.

Басма мәгълүматларыннан күренгәнчә, Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең аеруча мөһим эшләрне тикшерү буенча 6нчы бүлеге Нигъмәтуллинага карата җинаять эше кузгатты.

Ул «мошенниклык» һәм «вазифаи вәкаләтләрен арттыру» маддәләре буенча җинаять кылуда шикләнелә.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, 2020 елда Нигъмәтуллина һәм аның кул астында эшләүчеләр Татарстанның ЗАГС идарәсе архивын цифрлаштырган өчен законсыз рәвештә премияләр алган. Түләүләрнең төгәл күләме һәм китерелгән зыянның масштабы хакында әлегә хәбәр ителми.

Ссылка на первоисточник
наверх