На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Метеоролог июльнең соңгы декадасында Казанда булачак һава торышы турында сөйләде

Июльнең өченче декадасында Казанда салкынча, тәүлеклек уртача температура нормадан якынча 3 градуска түбән булачак. Бу хакта «Татар-информ»га география фәннәре докторы, профессор, метеоролог Юрий Переведенцев сөйләде.

«Климатик исәпләр буенча хәзер Казанда тәүлеклек уртача температура норма буенча 20,5 градус булырга тиеш.

Айның беренче ике декадасында бу норма сизелерлек югары булды. Ә хәзер без Төньяк Атлантика йогынтысында», – диде ул.

Белгеч мәгълүматлары буенча, безнең төбәккә циклон һәм атмосфера фронтлары килде, шуның аркасында көндезге температуралар 30 градустан кинәт 20 градуска төште һәм явым-төшем мул булды.

«Якындагы декадада шәһәрдә температура климатик нормадан 3 градуска түбән булачак», – дип сөйләде метеоролог.

 

Ссылка на первоисточник
наверх