На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Воронеж өлкәсенең Лиски шәһәрендә Коръән өйрәнүгә багышланган ифтар мәҗлесе узды

Воронеж өлкәсенең Лиски шәһәрендә гыйбадәт йортында Коръән укырга һәм Ислам нигезләренә өйрәтү дәресләре өчен уку сыйныфы ачылды. Кич белән Коръән өйрәнүгә багышланган ифтар үтте. Лиски мөселманнары ифтары кунагы булып Воронеж өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте (Воронеж мөхтәсибәте) рәисе имам-мөхтәсиб Рәшид Алимурадов булды.

Ифтар берьюлы ике гыйбадәт залында – ирләр һәм хатын-кызлар залында узды. Лиски районы мөселманнары җирле дини оешмасы җитәкчесе Рәшит Габбасов инициативасы белән мөселман җәмәгатьчелегендә узган елдан башлап үзләренең Мактау китабын алып баралар, анда инде унике исем бар. 15 мартта тагын бер – имам-мөхтәсиб Рәшит Алимурадов өстәлде.

«Без Баш мөфти шәех Равил Гайнетдингә Воронеж мөселманнарына даими ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерәсебез килә, ә без, үз чиратыбызда, мәхәллә кешеләре Ислам белемен алсын өчен бөтен көчебезне куячакбыз», - диде Рәшит Габбасов.

Уку сыйныфын ачу Лискиның актив мәхәллә әгъзасы Бенали Хаҗи Кошалы углы Силаев ярдәме белән мөмкин булды. Бенали Силаев имам кабинетын ачуга, ашханә төзелешенә, аш бүлмәсе җиһазларына акча бирде. Коръәнне өйрәнүгә багышланган ифтар да хәйрияче акчасына узды. Ул Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Баш мөфти шәех Равил Гайнетдин тарафыннан «Рухи бердәмлек өчен» медале белән бүләкләнгән, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх