На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...
  • Анатолий Ишимбаев
    Пиши по русски кутакМарат Галиев: Зак...

Каникулда хәрбиләрнең гаиләләреннән 78 бала Әлмәтнең мәктәп яны лагерьларында ял итәчәк

Язгы каникулда, 23 марттан 31 мартка кадәр, Әлмәттә мәктәп яны лагерьлары ачыла, анда 1250 укучы каникулларын рәхәтләнеп үткәрә ала. Алар арасында мобилизацияләнгән ир-атларның 78 баласы бар, алар өчен ял һәм сәламәтләндерү программалары каралган.

Шәһәрнең 16 гомуми белем бирү учреждениесендә балаларны мавыктыргыч чаралар – спорт ярышлары, иҗат остаханәләре, танып-белү экскурсияләре һәм квестлар көтә.

Биредә һәркем күңеленә хуш килгән шөгыльне табачак - актив уеннар, сәнгать иҗаты яки интеллектуаль викториналар.

Мәктәп яны лагерьларыннан тыш, 48 мәктәп базасында каникул көннәрендә «мәктәп – ачык кунак бүлмәсе» проекты эшләячәк. Ул аралашу, тормышта үз урыныңны табу һәм яңа ачышлар өчен мәйданчык булачак.

3 мартта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда республикадан махсус хәрби операциягә 38169 мобилизацияләнгән кеше һәм контрактчы китүе турында сөйләде. «Бездә 15 Россия Герое бар, шуларның җидесенә бу исем үлгәннән соң бирелде. Республикадан 1829 хәрби хезмәткәр Батырлык ордены белән бүләкләнде», – диде ул.

23 гыйнвардан Татарстанда Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2,8 миллион сум акча түләнә. Акча күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле. Яңа түләү 2025 елның 1 апреленә кадәр гамәлдә була. Хәрбиләр махсус операция зонасында аена ким дигәндә 210 мең сум ала.

Ссылка на первоисточник
наверх