На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Дәүләт торак фонды ел башыннан Татарстанның меңнән артык гаиләсен торак белән тәэмин итте

2025 ел башыннан Татарстан Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды 1173 гаиләне фатир белән тәэмин итте. Социаль ипотека программасы кысаларында гомуми мәйданы 52,4 мең кв.м булган дүрт йорт файдалануга тапшырылган. Бу агымдагы елга планлаштырылган торакның 32,4 процентын тәшкил итә.

Яңа фатирларда торак шартларын бюджет өлкәсе хезмәткәрләре, программа инвесторлары – предприятиеләр хезмәткәрләре, яшь гаиләләр һәм башка катнашучылар яхшырта алды.

Шул рәвешле «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының төп бурычларының берсе – гражданнар өчен торак алу мөмкинлеген арттыру үтәлә.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, илкүләм һәм республика проектларын гамәлгә ашыру ел саен якынча 3,5 млн кв.метр торакны файдалануга тапшырырга мөмкинлек бирә.

Узган ел 2877 гаилә торак белән тәэмин ителгән. Алар арасында Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсе табибы Лилия Хамбикова да бар, ул 2024 елның июлендә социаль ипотека программасында катнаша. Чувашиядән Казанга күчкәч, ул «Мәхәббәт» торак комплексында ике бүлмәле фатир ала. Аның сүзләренә караганда, торак якты, сыйфатлы ремонтланган һәм уңайлы планлаштырылган.

2025 елда Дәүләт торак фонды Татарстанда гомуми мәйданы 161,7 мең кв. м булган 3274 фатирлы 35 йорт төзергә планлаштыра.

Ссылка на первоисточник
наверх