На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Менделеевск Татарстанның иң уңайлы кече шәһәре дип танылды

ДОМ.РФ һәм Россия Төзелеш министрлыгы 2024 елдагы шәһәр мохите сыйфаты индексын тәкъдим итте. Рейтингка төрле категориядәге (зур шәһәрләрдән алып халык саны 5 мең кешедән азрак булган кече шәһәрләргә кадәр) 1116 шәһәр кергән. Аналитиклар хәбәр иткәнчә, Россиядә шәһәр мохите сыйфатының уртача күрсәткече 200дән 220 баллга кадәр арткан.

Халык саны 5 меңнән 25 мең кешегә кадәр булган Татарстан шәһәрләре арасында Менделеевск иң югары балл җыйган – 251.

Фото: © Менделеевск районы матбугат хезмәте

«Бу баллар безнең зур системалы эшебез турында сөйли. Республикабызның, Рәисебезнең ярдәме белән, шулай ук стратегик партнер – «Аммоний» химия комплексы белән берлектә кластерлы үсеш нәтиҗәсендә без шәһәр мохитенең сыйфатын эзлекле рәвештә яхшыртырга тырышабыз. Бу велоюллар, яңа иҗтимагый киңлекләр, яшелләндерүчеләр хезмәте һәм башкалар. Быел безнең алда шулай ук зур бурычлар тора», – диде Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев.

Фото: © Менделеевск районы матбугат хезмәте

Шәһәр мохите сыйфаты индексын «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында шәһәрләрдә торак шартларын алга таба яхшырту өчен РФ Төзелеш министрлыгы формалаштыра.

Элегрәк «Татар-информ» Казан һәм Иннополис Россиянең иң уңайлы шәһәрләре рейтингына керде, дип хәбәр итте.

РФ Дәүләт Советының «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектын гамәлгә ашыру өчен җаваплы комиссиясен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкли.

Фото: © Менделеевск районы матбугат хезмәте

 

Ссылка на первоисточник
наверх