На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанга 180 меңгә якын турист килгән

Яза ел бәйрәмнәрендә Казанга 180 меңгә якын турист килгән. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова сөйләде. Узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда бу күрсәткеч 6,5 процентка арткан.

Татарстан башкаласы кунаклары бу вакыт эчендә 1,2 млрд сум акча тоткан – бу 2023 елдагыга караганда 19 процентка күбрәк.

Татарстанның һәм Казанның Кунакханәләр ассоциациясе мәгълүматлары буенча яңа ел бәйрәмнәре чорында кунакханәләргә уртача йөкләнеш 79 процент булган. Иң югары күрсәткечләр 3-5 гыйнварга туры килгән – 100 процент.

Туристлар Казан Кремлендә ешрак булган. Бу яңа ел бәйрәмнәрендә монда 268 мең кунак булган – узган елның яңа ел бәйрәмнәре белән чагыштырганда 41 процентка күбрәк. Шулай ук лидерлар арасында – Казан аквапаркы һәм Татарстан Милли музее да бар.

«Шәһәрдәге кафе-рестораннар өчен дә яңа ел бәйрәмнәре шактый уңышлы узды. Рестораннарның күбесендә яңа ел банкетларын җәйдән һәм көздән үк броньлап куйганнар. Бәйрәмнәрдә рестораннарга йөкләнеш 100 процент булды», – дип өстәде спикер.

Ссылка на первоисточник
наверх