На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

Васил Шәйхразыев Томск өлкәсе губернаторы Владимир Мазур белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Томск шәһәренә эш сәфәре кысаларында Томск өлкәсе губернаторы Владимир Мазур белән очрашты.

Васил Шәйхразыев Татарстан белән Томск өлкәсенең тыгыз элемтәләре, гасырлардан килгән мөнәсәбәтләре булуын әйтте һәм БРИКСка әзерлек эшләре белән таныштырды.

Ул шулай ук Татарстан Конституциясе нигезендә Республикадан читтәге татарларга ярдәм күрсәтүләрен хәбәр итте. Татар дөньясындагы бердәмлеккә үрнәк буларак Курган өлкәсенең Йолдыз авылын мисалга китерде, быелгы су басуда зыян күргән татар авылларына ярдәм турында сөйләде.

Милли Шура рәисе быел Федераль Сабантуйның Йошкар-Олада, Бөтенроссия авыл Сабан туеның Бардада узуын әйтте, моңа кадәр булган Сабантуйлар турында мәгълүмат бирде һәм 2025, 2026 елларда кайда узачагын аңлатты. Ул үзенең чыгышында Россиянең йолалары, гореф-гадәтләре белән көчле икәненә басым ясады. Билгеле булганча, БРИКС дөнья сәясәтенең һәм икътисадының актуаль мәсьәләләре турында фикер алышу өчен платформа булачак.

Томск өлкәсе губернаторы Владимир Мазур билгеләп үткәнчә, Россия империясенең унике Император университетларының унберенчесе (хәзерге вакытта Томск дәүләт университеты) Томск шәһәрендә урнашкан. Хәзер Томск вузлар планында алдынгы урыннарны били, биредә 97 чит ил студенты белем ала.

Алга таба җитәкчеләр XXVII Федераль Сабантуй турында фикер алыштылар, ул 2026 елда Томскта узачак. Владимир Мазур үзләре өстендә зур җаваплылык булуга басым ясады һәм Сабантуйны бергәләп югары дәрәҗәдә үткәрәчәкләренә ышануларын белдерде.

 

Ссылка на первоисточник
наверх