Россия Герое, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рәсим Баксиков Биектау районында узган «Герой юлы» патриотик велоузышында катнашты. Чара Ватанны саклаучылар елына багышланды һәм Бөтенроссия велосипедчылар көне уңаеннан уздырылды.
«Мин велоспортны бик яратам. Һәр иртәне җиңел зарядкадан башлыйм, көрәш сәнгате белән мавыгам.
Шуңа күрә бүген сезнең белән бик рәхәтләнеп велосипедта узышачакмын», — дип белдерде Рәсим Баксиков старт алдыннан.Җитди эшлекле костюмда булуга карамастан, ул илле кешедән торган колоннага бик теләп кушылды. Аның белән бергә маршрутка Биектау районында яшәүче махсус хәрби операция ветераннары да чыкты — хәтта әлегә яраланганнан соң тернәкләнүчеләр дә.
Патриотик велоузышның дистанциясе 1,5 километр тәшкил итте. Маршрут Биектау геройлары Данил Сәитов һәм Александр Трифонов хөрмәтенә аталган урамнар буйлап узды. Егерме яшьлек патриот Данил Сәитов махсус хәрби операция зонасында үз иленең тынычлыгын һәм иминлеген саклаганда һәлак булган. Бер елдан соң шул ук юнәлештә аның әтисе — Рәфис Сәитов та һәлак була. Александр Трифонов – Чечняда хәрби бирем үтәгәндә һәлак булган хәрби хезмәткәр.
Рәсим Баксиков финишта барысына да катнашулары өчен рәхмәт белдерде һәм истәлекле медальләр тапшырды. Велоузыш башланыр алдыннан ул 6 номерлы мәктәптә булды һәм укучылар белән очрашты. Патриотизмның әһәмияте, үз илеңнең тарихын белергә кирәклеге турында сөйләде һәм балаларны тырышып укырга өндәде.
«Сезнең киләчәк – сезнең кулларда. Сезнең нинди шәхесләр булып үсүегездән илнең язмышы тора», - дип мөрәҗәгать итте ул укучыларга.
Очрашу җылы атмосферада узды. Балалар сорауларын бирде, фотога төште, кунакны озак кына җибәрергә теләмәде һәм кул кысышып һәм елмаешып саубуллашты.
Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда республикадан махсус хәрби операциягә 38 169 мобилизацияләнгән кеше һәм контрактчы китүе турында сөйләде. «Бездә 15 Россия Герое бар, шуларның җидесенә бу исем үлгәннән соң бирелде. Республикадан 1829 хәрби хезмәткәр Батырлык ордены белән бүләкләнде», – диде ул.
Свежие комментарии