Вишневский урамында булган резонанслы юл-транспорт һәлакәтеннән соң (таксист тукталыш янында 11 кешене бәрдерде) автоинспекторлар эшне көчәйтте – Татарстан башкаласы юлларында экипажлар күбрәк күренә башлады.
Автоинспекторлар легаль булмаган нигездә таксида эшләүче мигрантларга аерым игътибар бирде. Исегезгә төшерик, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов гыйнвар азагында берничә тармакта (шул исәптән таксида) эшкә патент белән чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итүне тыю турында указ имзалады.
Рейд бүген иртән Татарстан һәм Габдулла Тукай урамнары кисешендә башланып китте. Игътибарлы машина йөртүчеләр бу хакта тиз арада мобиль кушымта аша башкаларга хәбәр итеп, кисәтү калдырды. Әмма картада мондый тамгалар калдыру хокук бозучыларга җәзадан качарга ярдәм итә ала, шуңа күрә инспекторлар мондый кисәтүләр ясаудан тыелуны сорый.
«Нигездә, такси йөртүчеләр транспорт чарасы хуҗасының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри рәвештә иминиятләштерү таләбен үтәми һәм җиңел такси машинасы төсле график схемасы төшерелгән транспорт чарасы белән законлы булмаган нигездә идарә итә. Милли машина йөртү таныклыгы белән пассажирлар йөртеп акча эшләүгә юнәлтелгән хезмәт эшчәнлеге белән шөгыльләнүче чит ил гражданнарын ачыклау юнәлешендә актив эш алып барыла», - дип сөйләде Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ бүлекчәсе юл-патруль хезмәте полкы командиры Дамир Минһаҗев.
Автоинспекторлар бүгенге рейд кысаларында барлык машина йөртүчеләрне туктатты, әмма таксистларга ерым басым ясады.
Свежие комментарии