На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Истанбулда Нурихан Фәттах оныгы Зөләйха Камалова курай ясау серләре турында сөйләде

Яшь татар шагыйрәсе Зөләйха Камалова Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиллеге бинасында Истанбул сәнгать сөючеләренә татар музыка уен коралы курай турында сөйләде һәм аны ясау ысуллары белән таныштырды. Шулай ук ул үзе ясаган курайларда татар милли көйләрен башкарды.

Зөләйха Камалованың әлеге чыгышы «Татар мәдәниятен яшәтү» дип исемләнгән чара кысаларында үтте.

Анда татар рәссамы Руслан Ибраһимов та татар рәсем сәнгатендә ат фигурасының әһәмиятенә кагылышлы мәгълүматлар җиткерде, тамашачыларга ат рәсеме ясап күрсәтте.

Чараның ахырында Руслан гитарада, Зөләйха курайда уйнап, татар көйләрен яңгыраттылар. Алар Зөләйха Камалова сүзләренә бергә иҗат иткән «Әйдә бергә картаек» җырын башкардылар.

Зөләйха белән Руслан - яшь татар гаиләсе. Руслан Нефтеюганск шәһәреннән Казанга күченеп килгәч, татарча өйрәнү мөмкинлекләрен эзли башлый. Шул вакытта ул Зөләйха белән таныша. Алар гаилә кора. Хәзер бу яшь пар татар мәдәниятен саклау, үстерү юнәлешендә эшчәнлек алып бара.

Шунысын да искәртеп үтик, Зөләйха Камалова - танылган татар язучысы Нурихан Фәттахның оныгы. Әлеге әдипнең күптән түгел кабат бастырылган «Сызгыра торган уклар» романы китабының иллюстрацияләрен Руслан Ибраһимов ясаган. Аның китапта урын алган рәсемнәре күргәзмәләрдә дә тәкъдим ителә.

«Татар мәдәниятен яшәтү» чарасы Төркиядә яшәп иҗат итүче танылган рәссам һәм фотограф Айгөл Окутан тарафыннан Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиллеге ярдәме белән оештырылды.

 

Ссылка на первоисточник
наверх