На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Данис Шакиров: «Татар кызы» матурлык бәйгесе генә түгел

Халыкара «Татар кызы» бәйгесе ярымфиналистлары Бөтедөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров белән очрашты. Ул кызларны ТР Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев исеменнән сәламләде һәм бәйгенең төп бурычларын әйтте.

«Татар кызы» матурлык бәйгесе генә түгел.

Әлбәттә, кызлар өчен матурлык бик мөһим. Ләкин беренче чиратта ул милли традицияләр һәм сәләт бәйгесе. Төп мәсьәлә – татар телен белү дәрәҗәсе. Конгресс бу проектны аерым бер хәрәкәткә әйләндерсен өчен төп әйбер – татар телендә камил аралашкан һәм сәхнә аркылы аны җиткерә белгән кызларны сайлау», – диде Данис Шакиров.

Быел халыкара бәйге 11 нче тапкыр үткәрелә. Ярымфиналга 5 чит ил һәм Россиянең 25 төбәгеннән кызлар җыелды, алар финалга узу өчен көч сынаша. «Татар кызы»ның финалы 11 сентябрьдә Пензада булачак.

 

Ссылка на первоисточник
наверх