На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Түбән Камада команда-штаб өйрәнүләре була

30 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр Түбән Кама муниципаль районы территориясендә команда-штаб өйрәнүләре уза. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе»дә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Артур Сәлахов хәбәр итте. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Өйрәнүләр ике этапта узачак.

Ул табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта идарә органнары һәм коткару хезмәтләренең гамәлләрен эшкәртүгә багышланачак.

Беренче этап гражданнар оборонасын тыныч вакыттан сугыш чорына күчерүгә багышланачак. Өйрәнүләр барышында гражданнар оборонасы идарәсе органнарын әзерлекнең югары дәрәҗәсенә китерү, коткару хезмәтләре арасында үзара хезмәттәшлекне оештыру, гражданнар оборонасы штабы эшен оештыру мәсьәләләре тикшереләчәк.

Икенче этап табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр булган очракта идарә органнары гамәлләрен эшләүгә багышланачак.

Өйрәнүләр барышында шәһәрнең түбәндәге барлык хезмәтләре һәм предприятиеләре җәлеп ителәчәк: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ашыгыч ярдәм, күчмә туклану пунктлары, Эчке эшләр идарәсе, электр челтәрләре, водоканал, горгаз.

«Түбән Кама халкын өйрәнүләр уздыру чорында тынычлык саклауларын һәм социаль челтәрләрдә һәм башка мессенджерларда мөмкин булган фейк хәбәрләргә ышанмауларын сорыйбыз», – дип мөрәҗәгать итте шәһәрлеләргә Артур Сәлахов.

 

Ссылка на первоисточник
наверх