Россиядә 2024 ел нәтиҗәләре буенча инфляциянең тизләнүе, югары кредит активлыгы нәтиҗәсендә ихтыяҗ динамикасын бәяләп җиткермәү, шулай ук ноябрьдә АКШ Россия банкларына каршы санкцияләр керткәннән соң рубльнең көчсезләнүе сәбәпле, Үзәк банк фаразыннан югарырак булып чыкты. РФ Үзәк банкында килеп туган вазгыятькә шул рәвешле аңлатма бирделәр, дип хәбәр итә РБК.
Россия Банкының октябрь фаразын төзүчеләр инфляция ел нәтиҗәләре буенча 8-8,5 процент тәшкил итәр дип көткән иде. Әмма, Росстат исәпләп чыгарганча, ул 9,52 процентка кадәр тизәйде.
«Инфляциянең тизәюе барыннан да элек икътисадта ихтыяҗ динамикасын бәяләп җиткермәү белән бәйле, аңа, беренче чиратта, югары кредит активлыгы ярдәм итте. Импортта рубльгә сорау зур булу да кимеми торган ихтыяҗның чагылышы булды», - дип белдерделәр регуляторның матбугат хезмәтендә.
Шуның белән бергә, импортка сорау һәм санкцияләрнең көчәюе нәтиҗәләре (алар «экспорт түләүләрен күчерү белән бәйле проблемаларга да, ил эчендә валютага өстәмә ихтыяҗга да» сәбәпче булды) ноябрь-декабрьдә рубльнең көчсезләнүенә китерде», - дип искәрттеләр Үзәк банкта.
Регуляторда билгеләп үтүләренчә, «валюта курсларында кискен тирбәнешләр» «турыдан-туры да, халык һәм бизнесның инфляцион көтүләре арту аша» бәяләр үсешен тизләткән өстәмә фактор булды.
Свежие комментарии