На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Әлмәттә «Ислам. Беренче адымнар» курсларына йомгак ясадылар

Әлмәт мөхтәсибәтендә «Ислам. Беренче адымнар» курсларына йомгак ясалды. Әлеге курслар 6 нчы октябрьдән 3 нче ноябрьгә кадәр Ризаэтдин Фәхреддин исемендәге Әлмәт Җәмигъ мәчетендә үткәрелде, дип яза «Әлмәт таңнары» газетасы

Укучыларга сертификатлар тапшыру тантанасы да Җәмигъ мәчеттә узды. Әлеге чарага намаз укырга өйрәнгән 150 кеше җыелды.

Район имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сөнгатуллин катнашучыларны сәламләде һәм аларга сертификатлар тапшырды.

Курслар ике төркемдә үтте: ир-атларга Әлмәт шәһәре мәчетләрендә хезмәт итүче имамнар дәрес бирде, ә хатын-кызларны Әлмәт мәдрәсәсе студентлары укытты. Шулай ук балалар өчен махсус төркемнәр оештырылды.

Исегезгә төшерәбез, «Ислам. Беренче адымнар» проекты ислам дине кушканча яшәргә теләүче, әмма 5 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә мөмкинлеге булмаган кешеләр өчен махсус оештырыла, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх