На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Гимнаст Даниел Маринов Миңнехановка БРИКС Уеннарын оештырган өчен рәхмәт белдерде

Гимнаст, БРИКС Уеннарында ике алтын медаль иясе Даниел Маринов Татарстан Республикасы хакимиятенә Казанда узган турнирны оештыруга керткән зур өлеше һәм үз илен тәкъдим итүче спортчыларга ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта ул Рөстәм Миңнехановның БРИКС Уеннары нәтиҗәләре буенча Татарстан атлетлары белән очрашуында белдерде.

«Казан Кремлендә Рөстәм Нургалиевичтан бүләк алу – зур дәрәҗә. Оештыру эшенә керткән шәхси өлеше һәм бүлеп биргән вакыты өчен республикабызга спортчылар исеменнән рәхмәт белдерәсем килә. Республикада спортыбызның шундый темплар белән үсүен күрү бик күңелле. Бүгенге көндәге шартларда да халыкара аренада чыгыш ясап, үз илеңне – Россияне тәкъдим итә алу бик күңелле», - дип спортчы сүзләрен китерә «Татар-информ» хәбәрчесе.

Татарстанлылар күп медаль яулады һәм Россиянең җиңүенә зур өлеш кертте, дип искәртә спортчы.

«Шундый күп җиңүче һәм призерлар санын күрү бик күңелле», – дип ассызыклый Маринов.

Гимнаст Казанда узган ярышларда ике алтын, ике көмеш һәм бер бронза медаль яулады. БРИКС уеннары нәтиҗәләре буенча Россия җыелма командасы барлыгы 502 медальгә ия булды – спортчылар 262 тапкыр пьедесталның беренче баскычына, 141 тапкыр – икенче баскычка, 99 тапкыр – өченче баскычка күтәрелде. Иң күп җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча өчлеккә шулай ук Белоруссия (247 медаль) һәм Кытай (62 медаль) керде.

 

Ссылка на первоисточник
наверх