На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Айдар Сәлимгәрәев мәгълүмат чараларының YouTube ны блокировкалауга ничек җайлашуын әйтте

https://tatar-inform.tatar/news/aidar-salimgaraev-maglumat-c...

YouTube тибындагы тыелган ресурсларны блокировкалаганнан соң татарстанлылар Россия сервисларын 40 процентка күбрәк куллана башлаган. «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев IT-парктагы коллегиядә шулай дип белдерде.

«2024 елның төп вакыйгаларыннан берсе – Россия видеосервисларының «запастагыдан» «төп» ресурска әверелүе. 2024 елның декабреннән, YouTube видеохостингы тулысынча акрынайганнан соң, Россиядә «ВКонтакте» аны уртача айлык кулланучылар саны буенча узып китте (ВК – 92 миллион, YouTube – 89,6 миллион). «ВКонтакте»ның лидерлыгын «ФОМ-Татарстан» телефоннан сораштыру мәгълүматлары да раслый. Белгечләр фикеренчә, «VK Видео» һәм «VK Клипы» сервисларын үстерү «ВКонтакте»ның актив аудиториясе артуда төп фактор булды», - диде Сәлимгәрәев.

Татарстан гаммәви мәгълүмат чараларының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемнәре арасында язылучылар саны буенча «ЭФИР», «Бизнес-онлайн», «Enter медиа» һәм «Татарстан-24» - лидерлар рәтендә. Социаль челтәрдә постларны карау буенча «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан», «Интертат», «ЭФИР» һәм «Мамадыш» төркемнәре әйдәп бара. Җәлеп итүчәнлек буенча «Татарстанда православие», «Шәһри Казан», «Тәтеш», «Авангард», «Минзәлә-информ» һәм «Enter медиа» алда.

«Шул рәвешле, төркемнең тематикасы никадәр конкрет булса, аның аудиториясе дә шулкадәр актив», - дигән нәтиҗәгә килде Сәлимгәрәев. Ул шулай ук Татарстанда яшәүчеләр мәгълүмат алу өчен файдалана торган Telegram-каналларны да телгә алды.

«Медиааналитика мәгълүматлары буенча, республика рейтингында Telegram ERR (җәлеп итүчәнлек коэффициенты) буенча шиксез лидер – ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның аккаунты», - диде «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе.

Ссылка на первоисточник
наверх