На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Читада XI Фәхретдин укулары башланды

Бүген Себер һәм Ерак Көнчыгыш федераль округлары составындагы Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте мөхтәсибәтләре һәм Диния нәзарәтләре рәисләре, мөфтиләр, баш имам-мөхтәсибләр Читага XI Фәхретдин укуларына җыелды. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган.

«Тарихи хәтер контекстында рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыру» темасына узучы XI «Фәхретдин укулары» Төбәкара фәнни-гамәли конференциясе эшендә Мәскәү, Чита, Казан, Төмәннән тарихчылар, ислам белгечләре, төбәк өчен традицион булган дини конфессияләр вәкилләре, Байкал аръягы җәмәгать эшлеклеләре катнаша.

РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин конференция кунаклары һәм катнашучылар адресына сәламләү сүзләре юллады. «Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңү - күпмилләтле совет халкының, төрле дин вәкилләренең героик батырлыгы нәтиҗәсе ул. Алар Ватанны саклауга күтәрелеп, тылда батырлык һәм фидакарьлек үрнәге күрсәтте. Ата- бабаларыбызның бу бөек батырлыгы турындагы тарихи хәтер - без күз карасыдай сакларга тиешле кыйммәтле байлык...» - дип белдерде Россия мөселманнарының рухи лидеры.

Форумда катнашучылар Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турындагы тарихи хәтерне саклауда рухи-әхлакый кыйммәтләрнең роле турында фикер алышачак, дин һәм җәмәгать эшлеклеләренең гражданлык һәм патриотик тәңгәллекне формалаштыруга керткән өлешләрен, шулай ук тарихи тәҗрибәнең хәзерге Россия җәмгыятендә рухи мәдәниятне үстерү өчен нигез буларак әһәмиятен тикшерәчәк.

Ссылка на первоисточник
наверх