Бүген, 15 июньдә, Татарстанда элеккечә җылы, әмма тотрыксыз һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән, Казанны да кертеп, кыска вакытлы яңгыр һәм яшен булырга мөмкин.
Җил көньяк-көнчыгыштан исә, аның тизлеге секундына 5-10 метр, кайвакытта 13 метрга кадәр көчәячәк.
Яшенле яңгыр вакытында җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәю ихтималы бар.Бик үк җылы булмаган төннән соң көндез төбәктә һава температурасы +21..+26 градуска кадәр күтәреләчәк, ә Татарстан башкаласында +23.. +25 градуска кадәр фаразлана.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии