9 июньдә Үзбәкстан Республикасының Ташкент шәһәрендә Үзәк паркта (Тельман) Сабантуй була. Концерт программасы кысаларында Татарстан Республикасыннан кунаклар чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә Ташкент татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге телеграм-каналда. Бәйрәм 10:00 сәгатьтә башлана.

Ташкент Сабан туенда Татарстан Республикасының атказанган артисты Айнур Моратов, халыкара бәйгеләр һәм фестивальләр лауреаты, Казан шәһәр филармониясе солисты Сәида Мөхәммәтҗанова, халыкара конкурслар һәм фестивальләр лауреаты Базарбай Бикчәнтәев чыгыш ясаячак.
Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Айрат Хәметов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солистлары да катнаша.

Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендә Сабантуй 9 июньдә була
Понравилась статья? Подпишитесь на канал, чтобы быть в курсе самых интересных материалов
Подписаться
Свежие комментарии