На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

«Татар-информ» фотографы милли бәйрәмнәр фотолары конкурсында икенче урын яулады

«Татар-информ» фотографы Владимир Васильев «Россия халыклары милли бәйрәмнәре» фотоконкурсында икенче урын яулады.

Фотографларны «Многоликая Россия» конкурсында җиңүчеләр белән бергә бүләкләделәр.

«Быел без Россиянең 22 төбәгеннән 350дән артык эш кабул иттек. Профессиональ фотографлар да, һәвәскәрләр дә катнашты.

Халык тамырларын белә һәм традицияләрен хәтерли икән, ул мәңге яшәячәк», - дип билгеләп үтте ТР Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсе башлыгы, конкурсның жюри рәисе Эльвира Әхмәтова.

Җиңүчеләрнең эшләре күргәзмәсе белән бүләкләү тантанасы алдыннан «Московский» мәдәни үзәге фойесында танышырга мөмкин булды. Биредә Россиянең төрле халыкларының милли бәйрәмнәре фотолары тәкъдим ителде. «Татар-информ» фотографы конкурска керәшеннәрнең Питрау бәйрәменнән кадрлар тәкъдим итте. Бәйрәм быел июльдә Татарстанның Мамадыш районы Җөри бистәсендә узды.

Ссылка на первоисточник
наверх