На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Рөстәм Миңнеханов Назрань шәһәрендәге хәтер һәм дан мемориалына чәчәкләр куйды

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Назрань шәһәрендәге (Ингушетия Республикасы) Хәтер һәм дан мемориалына чәчәкләр куйды. Бу хакта аның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Иртән, рәсми чаралар башланыр алдыннан, ул (Рөстәм Миңнеханов - Т-и иск.) Назрань шәһәрендәге хәтер һәм дан мемориалына чәчәкләр салды.

Комплекс Ингушетиянең истәлекле даталары һәм вакыйгаларына багышланган», - диелә хәбәрдә.

Искәртеп үтәбез, ТР Рәисе Ингушетиягә 29 майда Мәскәү вакыты белән 00.41 сәгатьтә килде. Сәфәр вакытында ул шулай ук сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешүләргә кул куячак һәм Ингушетиянең уникаль мирасы саналган джейрах манаралары белән танышачак.

Элегрәк Миңнеханов Татарстан белән Ингушетиянең икътисадта, фәндә һәм мәдәнияттә уртак проектлар өчен зур потенциалы булуын әйткән иде.

 

Ссылка на первоисточник
наверх