На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Миңнеханов Татарстан халкын Интернационалист сугышчыларны искә алу көне белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналында республика халкын Интернационалист сугышчыларны искә алу көне белән котлады.

«15 февраль – Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне. Бу дата – дөньяның төрле почмакларында Туган илнең мәнфәгатьләрен яклаган, намус һәм абруй белән Ватанга хезмәт иткән сугышчылар истәлегенә хөрмәт күрсәтү көне», - дип яза Татарстан лидеры.

Республика Рәисе шулай ук батырлык, бурычка тугрылык һәм какшамас рухи көче өчен сугышчыларга рәхмәт белдерде.

«Хәтерлибез, горурланабыз», – дип йомгаклады сүзен Рөстәм Миңнеханов.

 

Ссылка на первоисточник
наверх